«Фәнни һәм җитештерү лабораторияләре өчен аналитик гомуми лаборатория һәм ярдәмче җиһазлар» семинарында катнашу

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Сынау лабораторияләрен аккредитацияләү критерийларының берсе булып аккредитацияләү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыру урынында Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килә торган сынау җиһазларының, ярдәмче җиһазларның һәм үлчәү чараларының булуы тора. Әлеге таләпләргә туры килүне тәэмин итү максатларында «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ сынаулар вакытында кулланыла торган техник чараларның булу-булмавына һәм торышына даими рәвештә анализ ясый.

Лабораториянең метрологик тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре 2024 елның 4 декабрендә «Фәнни һәм җитештерү лабораторияләре өчен аналитик гомуми лаборатория һәм ярдәмче җиһазлар» семинарында катнаштылар.

Семинарда спектроскопик, хроматографик һәм башка анализ ысуллары өчен кулланыла торган аналитик һәм лаборатор җиһазларның актуаль яңалыкларына багышланган киң программа тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар приборларның эш принцибы, техник характеристикалар һәм куллану тәҗрибәсе белән таныштылар. Шулай ук семинар барышында кайбер приборларда анализлар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International