Судан файдалану мәсьәләләре буенча күчмә семинарлар

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

2024 елда «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ дәүләт программасы кысаларында судан файдалану, скважиналарны лицензияләү һәм хисап эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган күчмә семинарлар уздырды. Әлеге семинарлар республиканың бөтен территориясендә узды. Чараларның максаты җир асты байлыкларыннан файдалану һәм судан файдалану өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма комитетлары, оешмалары вәкилләренең һәм муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрнең хәбәрдарлыгын арттырудан гыйбарәт иде. Бу регионда су ресурслары белән идарә итү системасын яхшыртуга комплекслы якын килүнең бер өлеше.

Узган семинарларның программалары җир өсте суларыннан файдалану өчен рөхсәт документларын рәсмиләштерү өлкәсендәге норматив-хокукый базаны анализлауны, хисап эшчәнлеген алып бару буенча гамәли киңәшләрне, җир астыннан эчә торган һәм техник суларны чыгарганда лицензия төрләрен, геологик һәм маркшейдер эшләре буенча аңлатмаларны үз эченә алды.

Семинарларда катнашучыларга су ресурсларыннан файдалануга кагылышлы законнарның төп нигезләмәләре белән танышу, шулай ук бу өлкәдә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International