Чистай районы Уракчы авылындагы чишмә-коедагы суның химик составын билгеләү
Сентябрь аенда лабораториянең Идел-Кама бүлегенә җирле мөселман оешмасыннан - Чистай шәһәре мөхтәсибәтенең Уракчы авылы мәхәлләсеннән һәм Үзәкләштерелгән дини оешманың Чистай районы мәхәлләсеннән - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән эчәргә яраклы суга анализ ясауга гариза килгән иде.
Уракчы авылы мәхәлләсе Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә "Җирле Чишмә – мәдәни һәм экологик туризм объекты" проектын гамәлгә ашыра. "Торна сазы" чишмәсендә Чишмә үзәнен чистарту, чишмә-кое төзү эшләре башкарылды, чишмә башына конструкция куелды, чишмәгә төшү урыны һәм машиналар кую урыны төзекләндерелде.
Лабораториянең Идел-Кама бүлеге суны ике тапкыр - чишмәне төзекләндергәнче һәм төзекләндергәннән соң анализлаган. Суның химик составы белән мәгълүмати таблицада танышырга була, ул чишмә янында урнаштырылган.