«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ торак пунктлар янындагы ярларның җимерелүен күзәтә
Елга эрозиясе - елганың төп су агымы астында урнашкан тау токымнарының таркалу процессы.
Агым суларның (елгаларның, инешләрнең) эрозия эшчәнлеге рельеф формалашуга зур йогынты ясый.
Берничә этап эчендә тугай, террасалар, меандралар барлыкка килә.
Елга эрозиясе түбәндәге төрләрдә була:
- тирән эрозия елга юлының тирәнәюенә китерә. Елга формалашуның башлангыч этаплары өчен хас.
- елганың ян-яклары эрозиясе - ярларның җимерелүе, тугайларның киңәюенә китерә;
- елга юлы эрозиясе елга үзәненең кисәкчәләрен аның агымы юнәлешендә чыгаруга китерә.
Елга эрозиясе, бигрәк тә аның ян ягы эрозиясе ярларның, һәм алар белән бергә корылмаларның җимерелүенә китерә. Шуңа бәйле рәвештә елга ярларын яшел утыртмалар, бетон корылмалар белән ныгыту мөһим.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ куркыныч экзоген процессларны мониторинглау кысаларында Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарындагы торак пунктлар янындагы ярларның җимерелүен күзәтә.