2024 елның 21-25 октябрендә БРИКС саммитын уздыру чорында «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре атмосфера һавасы пычрануын күзәтү буенча автомат станцияләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча эшне көчәйттеләр. Әйләнә-тирә мохит торышын тикшереп торуның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Казанда күчмә экология лабораторияләренең тәүлек буе эшләве оештырылды.