Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан 2024 елның 13 февралендә бирелгән 147-п номерлы дәүләт йөкләмәсе буенча башкарылган эшләр кысаларында җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен тикшерүнең кыр сезоны тәмамлана.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре республиканың 16 муниципаль районындагы кишәрлекләрне тикшерделәр, бу тикшерүләргә территориянең геологик өйрәнелгәнлеген өйрәнү, җир асты байлыклары кишәрлегенең геологик төзелешен анализлау, җир асты байлыклары кишәрлеге мәйданы чикләрендә җир кишәрлекләреннән файдалануның авырлыклары һәм чикләүләре булу-булмавын билгеләү, кишәрлектәге заманча хуҗалык хәлен ачыклау керә.
Кыр тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча җир асты байлыкларының һәр кишәрлегенә кишәрлекне Татарстан Республикасының җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары исемлегенә кертүнең максатка ярашлылыгы күрсәтелә торган аңлатма язулары төзелә.