Су алу корылмаларын тикшерү эшләре дәвам итә

2024 елның 4 октябре, җомга

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Татарстанда хуҗалыкта кулланыла торган эчәр су билгеләнешендәге су алу корылмаларын киң колачлы тикшерүне дәвам итәләр.

Агымдагы елда безнең хезмәткәрләр республиканың 9 районында 750дән артык чыганакны тикшерделәр. Алынган су үрнәкләренә анализ учреждениенең аккредитацияләнгән лабораторияләрендә үткәрелә. Бүгенге көндә Буа һәм Тәтеш районнарында эшләр бара. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән берлектә скважиналарның торышын, су үлчәү приборларының булуын һәм су чыганаклары янында санитария нормаларының үтәлешен теркәгән тикшерү актлары төзелде.

Агымдагы санитар-хуҗалык хәлләре торышын тикшерү һәм анализлау йомгаклары буенча су алу корылмаларын алга таба эксплуатацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Якын арада республиканың Әлмәт һәм Әлки районнарында эшкә керешү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International