Җир өсте сулыклары төбендәге катламнарны анализлау -әйләнә-тирә мохитнең пычрануын контрольдә тоту өчен мөһим корал. Төпкелләрдәге нефть продуктлары тере организмнарга һәм сулыклар экосистемасына тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Әйләнә-тирә мохитнең пычрану дәрәҗәсен бәяләү өчен, төпкелләрдәге нефть продуктларының микъдарына анализ ясарга кирәк. Билгеләнгән график нигезендә лабораториянең Ык буе бүлеге белгечләре Азнакай муниципаль районының Кәкре Елга авылы плотинасыннан югарырак урнашкан Мәллә елгасы буасы төпкеленнән үрнәкләр алалар.
Төпкелдәге нефть продуктларының масса өлешен билгеләү өчен ИК-спектрометрия методы кулланыла. Дүрт хлорлы углерод ярдәмендә чыгарылган нефть продуктлары хроматографик колонкада аерыла һәм микъдари яктан ИК-өлкәдә йоту интенсивлыгын үлчәү нигезендә билгеләнә.
Төпкелдә нефть продуктлары нормалары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 2020 елның 3 февралендәге 110-п номерлы боерыгы белән билгеләнгән.