Изумрудное күле янында 21 сентябрьдә «Экология» милли проектының «Россия суы» акциясе кысаларында «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе узды. Экология акциясе “Чисталык марафоны” квест-уены форматында узды. “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУ хезмәткәрләре катнашучыларга кушылдылар һәм территорияләрне җыештыруда актив катнаштылар.
Бер сәгать эчендә 831 килограмм чүп-чар җыелды. Болар -130 кг пластик калдыклар, 285 кг пыяла һәм 416 кг катнаш калдыклар.
Өмәдә катнашучылар өчен интерактив мәйданчыклар, виртуаль кинотеатр, концерт программасы һәм кыр кухнясы оештырылды.