Мониторинглау скважиналарын төзекләндерү дәвам итә

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

«Территориаль дәрәҗәдә Татарстан Республикасы җир асты сулары мониторингын алып бару» эшләре кысаларында җир асты агымын формалаштыруның гидрогеологик шартларын төгәлләштерү һәм артезиан бассейннары чикләрен төзәтү максатында Татарстан Республикасы территориясендә геологик, гидрогеологик һәм гидрогеохимик мәгълүматны җыю, гомумиләштерү һәм анализлау башкарыла.

Җир асты сулары дәрәҗәсен режимлы күзәтү мониторинглау скважиналарында алып барыла. Скважиналарны деформациядән һәм чит затларның эчкә үтеп керүеннән саклау өчен белгечләр әлеге скважиналар тирәсендә киртәләр урнаштыруны дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International