Лабораториянең Идел-Кама бүлеге тарафыннан атмосфера һавасының пычрануын мониторинглау

2024 елның 23 августы, җомга

Лабораториянең Идел-Кама бүлеге үз эшчәнлеген Татарстан Республикасының җиде районы: Чистай, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Спас һәм Балык Бистәсе территорияләрендә алып бара. Расланган мониторинг программасы нигезендә квартал саен һәр районда атмосфера һавасыннан ике үрнәк алына: шул ук исемдәге торак пунктлар үзәгендә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарының санитар-яклау зоналары чигендә.

Торак пунктларның атмосфера һавасына бик күп төрле зарарлы матдәләр чыга. Алынган һава үрнәкләре микъдар анализы куркыныч компонентларның булуын ачыкларга һәм аларның концентрациясен билгеләргә мөмкинлек бирә. Һаваны пычрата торган матдәләрнең (азот оксиды, азот диоксиды, формальдегид, күкерт водороды, күкерт диоксиды, аммиак) масса концентрацияләрен билгеләү өчен тикшерелә торган һаваны йоту эремәләре булган йоту приборлары аша аспирациялиләр. Үрнәкләр лабораториягә китерелә һәм «Юнико» спектрофотометрын кулланып фотометрик ысул белән анализлана. Углерод оксидының микъдары урында турыдан-туры «Оптогаз-500.4-СО» газ анализаторы ярдәмендә билгеләнә.

Үрнәкләрне алу белән бер вакытта «Метео-10» климат параметрларын үлчәү приборы һәм анеморумбометрлар ярдәмендә һава температурасы, җил тизлеге һәм юнәлеше, чагыштырма дымлылык һәм атмосфера басымы кебек метеорологик параметрлар да үлчәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International