Сарман районында эзләү-бәяләү эшләре

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Дәүләт йөкләмәсе кысаларында «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан ТР Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе өчен су белән тәэмин итүнең резерв чыганагын эзләү эшләре төгәлләнә.

Бүгенге көндә белгечләр 101 метрга кадәр тирәнлектәге эзләү скважиналарын бораулаганнар һәм геофизик тикшеренүләр үткәргәннәр. Эшләр нәтиҗәләре буенча 2 сулы горизонт ачыкланган. Гидрогеологик скважиналарның проект характеристикаларын раслау өчен тәҗрибә-фильтрация эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта алынган су үрнәкләрен лаборатор тикшерүләр алып барыла. Башкарылган эшләр йомгаклары буенча эчә торган җир асты сулары запасларын саклау өчен хсап әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International