Август аенда «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносын кулланып Куйбышев сусаклагычына комплекслы тикшерү үткәрелде. Экспедиция Казаннан Кызыл Байракка, аннан Кама Тамагына, Тәтешкә һәм кире Казанга кадәр бара.
Экспедиция вакытында белгечләр берничә тикшеренү һәм күзәтүләр үткәргән:
- җир өсте суларының торышын гидрохимик һәм гидрофизик күзәтүләр;
- иң зур антропоген йөкләнешкә дучар булган участокларда су мохите пробаларын сайлап алу һәм анализлау;
- су объектының акваториясе һәм ярлары торышын фото - һәм видеодокументацияләп, су объектын маршрут буенча тикшерү;
- су саклау зоналарының һәм яр буе саклык полосасының режимын үтәүне фото һәм видео белән күзәтү;
- БКЭ чыгарылышларына анализ ясау.
Җир өсте суларына түбәндәге күрсәткечләр буенча даими тикшерү үткәрелде: эрегән нефть продуктлары, хлорид - ион, нитрит-ионнар, фосфат-ион, цинк, сульфат-ион, аммоний ионы, фенол, эрегән кислород концентрациясе, водород күрсәткече, оксидлашу-кайтарылу потенциалы, су температурасы, чагыштырмача электр үткәрүчәнлеге, үлчәүле матдәләр, су өстендә нефть элпәсе булу.