Дәүләт программасы кысаларында «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ судан файдалануның актуаль проблемаларына, су объектларын лицензияләүгә һәм хисаплар бирүгә багышланган күчмә семинарлар үткәрә. Чаралар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә уза.
Чираттагы семинарлар Чистай һәм Әлмәт шәһәрләрендә узды.
Чистайда узган очрашуга Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары вәкилләре чакырылган иде.
Әлмәттәге семинарга Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнары вәкилләре чакырылган иде. Семинарда шулай ук төрле компанияләр вәкилләре дә катнашты, мисалга, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ.
Семинарларда «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ вәкилләре катнашучыларга судан файдалануга лицензияне ничек алу турында сөйләделәр. Алар шулай ук судан файдаланучыларның су ресурсларын мониторинглау һәм хисап бирү буенча йөкләмәләре турында фикер алыштылар. Кунаклар, су кулланучының категориясенә карап, хисапларны нинди аралык белән һәм нинди хисаплар бирергә кирәклеген белделәр. Моннан тыш катнашучылар судан файдалану өчен кирәкле төрле рөхсәтләр белән таныштылар.