Җәйге яллар чоры дәвам итә, кешеләр сулыклар янында ял итә. Сулыкның нинди булуына карамастан, диңгезме ул, елга, күл яки буа булсынмы, һәр кеше суда үз-үзен тоту кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык чараларын белергә һәм төгәл үтәргә тиеш.
Комлыкларда тыелган:
- комлыкта һәм акваториядә чүп-чар ташлау;
- комлык җиһазларын һәм коткару чараларын тиешенчә кулланмау;
- коену тыелган дигәнне аңлата торган кара флаг күтәрелгәндә коену;
- коену зонасы чикләрен билгеләүче билгеләр артына йөзеп чыгу;
- моның өчен билгеләнмәгән предметларда (чараларда) йөзү;
- коену зонасы чикләрен билгеләүче билгеләрне өзү яки батыру, аларның урынын үзгәртү;
- моның өчен яраклашмаган корылмалардан суга сикерү;
-үзең белән комлыкка хайваннар алып килү, сукырларны озатып йөрүче этләрдән тыш;
- спорт уеннары өчен билгеләнмәгән урыннарда спорт уеннары уйнау;
- ялган сигналлар бирү;
- балаларны караусыз калдыру.