Судан файдалану өлкәсендә лицензияләү мәсьәләләре буенча семинарлар

2024 елның 26 июле, җомга

Дәүләт программасы кысаларында «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ судан файдалану һәм су объектларын лицензияләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган күчмә семинарлар үткәрүне дәвам итә.

Әлеге чараларның максаты - су объектларын хуҗалык эшчәнлегенең төрле максатларында файдалануга рәсмиләштерү, судан файдаланучыларның хисапларын әзерләү буенча гамәли тәкъдимнәр бирү, шулай ук төрле оешмалар вәкилләрен һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләрне ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшчәнлегенең төп төрләре белән таныштыру.

Чираттагы семинар 2024 елның 19 июлендә Арча шәһәрендә узды. Очрашуга Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче муниципаль районнары вәкилләре чакырылган иде. Семинарда шулай ук «Саба районы ТКХ Шәмәрдән КТПП» АҖ һәм Кукмара шәһәреннән «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Семинар барышында катнашучылар ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ вәкилләре белән әлеге эшчәнлек өлкәсен җайга салуның төп аспектлары турында фикер алыштылар. Семинарда катнашучылар су ресурсларыннан файдалануга кагылышлы законнарның төп нигезләмәләре, шулай ук лицензияләү һәм кирәкле рөхсәт документларын рәсмиләштерү процедуралары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International