Дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре халыкка эчәргә яраклы су бирү өчен кулланыла торган су алу корылмаларын тикшерү эшләрен дәвам итә.
Бүгенге көндә Аксубай һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында эшләр алып барыла. Тикшерү барышында ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләре белән берлектә агымдагы хәлне – скважиналарның торышын, су үлчәү приборлары һәм павильоннар булуны, шулай ук санитар саклау зонасының беренче (катгый) өлешендәге хәлне теркәүче актлар төзелә. Шуннан соң пробалар сайлап алына һәм аларны анализлау өчен лабораториягә җибәрәләр. Бу этап өчен җаваплы белгечләр объектларның торышы турында тулы картина алу өчен кыр шартларында җыелган мәгълүматны анализлыйлар һәм эшкәртәләр.
Башкарылган эшләр нәтиҗәләре су алучыларның лицензияләүгә гомуми әзерлеген бәяләргә, шулай ук районның һәр торак пунктында сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү схемаларын оптимальләштерү буенча күрсәтмәләр эшләргә мөмкинлек бирәчәк.