«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан Республикасы җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлегенә кертүгә әзерләнү өчен җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен тикшерү» объекты буенча эшләр башкару кысаларында Татарстан Республикасының Азнакай, Баулы, Мөслим, Тәтеш районнарына кыр сәфәрләре үткәрелде.
Әлеге эшнең максаты - җир асты байлыкларыннан файдаланучылар заявкаларыннан җир асты байлыклары кишәрлекләрен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзегән җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлегенә кертүнең максатка ярашлылыгын билгеләү. Моның өчен җир асты кишәрлекләрен һәрьяклап өйрәнү үткәрелә: территориянең геологик өйрәнелүен ачыклау, җир асты кишәрлегенең геологик төзелешен анализлау, җир асты кишәрлеге мәйданы чикләрендә җир кишәрлекләрен куллануның йөкләнешләрен һәм чикләүләрен билгеләү, кишәрлектә заманча хуҗалык хәлен билгеләп, кырны тикшерү. Җир кишәрлеге перспективалы булган очракта, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы гамәлдәге законнар нигезендә җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукына аукцион үткәрә.
Кырны тикшерү үз эченә җир асты кишәрлеге чикләрендә тау токымнары һәм тау чыганакларының табигый күренеп торуларын тасвирлауны, кишәрлектә җир өстендәге һәм җир асты коммуникацияләре, техноген объектлар, санитар-күзәтү зоналары булуын билгеләүне ала.
Кыр эшләре һәм камераль эш нәтиҗәләре буенча тикшерелгән кишәрлекне Татарстан Республикасының җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары исемлегенә кертүнең максатка ярашлылыгы турында карар кабул ителәчәк.