«Татарстан Республикасының җир асты сулары мониторингын территориаль дәрәҗәдә алып бару» буенча эшләр кысаларында, җир асты агымын формалаштыруның гидрогеологик шартларын төгәлләү һәм артезиан бассейны чикләрен төзәтү максатларында, Татарстан Республикасы территориясендә геологик, гидрогеологик һәм гидрогеохимик мәгълүматны җыю, гомумиләштерү һәм анализлау башкарыла.
2024 елда Казан шәһәре территориясендә җир асты суларының гидродинамик торышын бәяләү һәм 2025 елга җир асты суларының ни дәрәҗәдә булу режимын фаразлау өчен дәүләт терәк күзәтү челтәре скважиналары буенча җир асты сулары дәрәҗәсен режимлы күзәтүләр башкарыла.
Бу күзәтү пунктлары вандализмга дучар ителә. Мөлкәтне чит йогынтыдан саклау өчен күзәтү скважиналарын төзекләндерү һәм мәгълүмат такталары урнаштырып, аны коймалар белән чикләү башкарыла. 18 скважинаны төзекләндерү планлаштырыла.