БРИКС илләренең спорт уеннары вакытында Казан шәһәре территориясендә җир өсте суларының гидрохимик һәм гидрофизик халәтен мониторинглау максатыннан патрульлек оештырыла.
Куйбышев сусаклагычы һәм Казанка елгасы акваториясендә патрульлек «Фламинго» экологик-аналитик судносында башкарыла.
Әлеге су объектының сыйфатын гидрохимик күрсәткечләр буенча автомат режимда билгеләү өчен су пробаларына анализ үткәрелгән. Нәтиҗәләр реаль вакыт режимында күрсәтелде.