Эзләү-бәяләү эшләрендә геофизик ысуллар

2024 елның 21 июне, җомга

Югары Ослан һәм Биектау районнарының торак пунктларын су белән тәэмин итү өчен җир асты суларын эзләү һәм бәяләү вакытында геологик мәсьәләләрне хәл итү ысулларының берсе булып скважиналарны геофизик тикшерү (СГТ) тора.

СГТ ысуллары электр, радиоактив, акустик, магнит, термик һ.б. ысулларга бүленә. Геофизик ысуллар скважиналарның кисемнәрен физик характеристикалар комплексы итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, аерым электр каршылыгы, радиоактивлык, өйрәнелә торган мохитләрнең җылылык үткәрүчәнлеге, аларда сыгылмалы дулкыннар таралу тизлеге һ. б.

Геологик хезмәт өчен төп документ булып СГТ материалларын интерпретацияләү һәм катламнарның чикләре һәм аларның калынлыгы турында,  һәр катламның литологик характеристикасы, коллекторларның булу-булмавы, продуктив катламнарның (суның) күзәнәк киңлеген тутыручы флюидның характеры, һ. б. турында мәгълүматларны  үз эченә алган литологостратиграфик колонка тора.

Геофизик тикшеренүләрнең ахыргы нәтиҗәсе СГТ ысуллары белән өйрәнелә торган физик параметрлар белән күрсәтелә, мәсәлән, катламнарның куышлыгы, үткәрүчәнлеге, үзлелеге. Бу параметрларны бәяләү геофизик мәгълүматларны интерпретацияләү процессының иң мөһим этапларының берсен тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International