Шимбә көнне, 15 июньдә, Казанның «Түбән заречье» пляжында «Милли җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия экологик акциясе узды, анда экология министры Александр Валерьевич Шадриков бүләкләү тантанасында «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экокоманда» һәм «Экопартнерлар» номинацияләрендә «Экояз 2024» абсолют җиңүчеләрен игълан итте.
Бүләкләүдән соң әлеге акция кысаларында өмә узды, анда 102 капчык чүп-чар җыелды. Җыештырудан тыш, концерт программасында һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин иде.
«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре дә әлеге акциядә катнаштылар һәм әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр.
Акция «Компас» фонды тарафыннан Татарстан Республикасының «Бердәм Россия» иҗтимагый ярдәм штабы белән берлектә оештырылды.