Метрологик тәэмин итү бүлеге лаборатория бүлекләрендә сыйфат менеджменты системасының эчке аудитын үткәрә. 27 майда Идел аръягы бүлегендә, 30 майда Төньяк бүлектә, 6 июньдә лабораториянең Кама аръягы бүлегендә күчмә аудит уздырылды. Метрологик тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре документлар һәм процессларның лаборатория сыйфаты буенча җитәкчелек таләпләренә һәм ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 стандартына туры килүен тикшерделәр.
Программа нигезендә, 2024 елга аудит объектлары булып төзәтү гамәлләре белән идарә итүгә, запросларны һәм килешүләрне карауга, стандарт үрнәкләргә, җиһазларга, реактивларга, идарә итү һәм оештыру структурасына, гаделлеккә һәм конфиденциальлеккә таләпләр тора.
Сынау җиһазларын аттестацияләү графигына ярашлы рәвештә, Идел аръягы бүлегендә һава ГП-80 СПУ стерилизаторы һәм лабораториянең Төньяк бүлегендә «SNOL 67/350» лаборатория электр миче аттестацияләнә. Җиһазларны аттестацияләү аларның үлчәү методикасы таләпләренә туры килүен һәм куллануга яраклылыгын раслау өчен үткәрелә.
Алга таба эчке аудит кысаларында лабораториянең барлык бүлекләре тикшереләчәк.