«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләрен бүләкләү

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Эколог көне уңаеннан хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Бүләкләрне экология министры Александр Валерьевич Шадриков тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, табигый ресурсларны саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен Евгения Артемова РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Намуслы хезмәтләре, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткәннәре, җир асты байлыкларын өйрәнгәннәре һәм минераль-чимал базасын үрчеткәннәре өчен Равилә Әгъләмова, Виктория Әхмәтҗанова, Венера Низаметдинова, Дамир Хәкимов һәм Эльвира Хәсәнова Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International