Июнь башында атмосфера һавасының торышына исәпләнгән мониторинг системасын алып бару кысаларында күчмә чыганаклардан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны билгеләү методикасын кулланып, автотранспорт агымнарыннан чыккан газларны инвентаризацияләү максатларында Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләренә сәяхәт оештырылды. «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре «Казан дәүләт аграр университеты» югары уку йорты студентлары белән берлектә иртән, көндез һәм кич пик сәгатьләрендә тикшеренүләр үткәрделәр.
Көндезге вакытта транспорт йөкләнеше арткан транзит автомобиль юлларына аерым игътибар бирелде. Автомобиль юлы буенча узучыларны теркәү программа нигезендә күзәтүләр чорының һәр сәгатендә 20 минут саен карап торып тикшерү юлы белән үткәрелде.