Бүген экологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Экологлар – планета язмышына битараф булмаган, әйләнә-тирә мохитне саклау идеясе белән яшәүче кешеләр. Алар табигатьнең чисталыгы, дөньяның яхшырак һәм яктырак булуы өчен көрәшәләр. Аларның тырыш хезмәте ярдәмендә табигатьнең кабатланмас искиткеч дөньясын саклап калу мөмкин.
Язмышларын бу мөһим һәм игелекле эш белән бәйләгән һәркемгә билгеләнгән максатларга ирешүләрен, ниятләрен тормышка ашыруны һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
Бәйрәм белән!