«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ җир асты суларын эзләү эшләрен дәвам итә

2024 елның 31 мае, җомга

«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ дәүләт йөкләмәсе нигезендә республиканың Биектау һәм Югары Ослан муниципаль районнарындагы торак пунктларны су белән тәэмин итү өчен җир асты суларын эзләү эшләрен дәвам итә.

Әзерлек эшләре кысаларында учреждение хезмәткәрләре тарафыннан иң уңайлы участокларны билгеләү өчен территория тикшерелде, җир өстендәге электр-разведка үткәрелде, шулай ук проект документациясе әзерләнде.

Бүгенге көндә учреждение белгечләре картировка скважинасын бораулауны тәэмин итә, аннан соң җир асты суларының тирәнлеге һәм сулы катламның куәте турында ышанычлы мәгълүмат алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International