«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Шимбә көнне, 25 майда, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе узды, анда «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре катнашты. Акция кысаларында Столбище кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә җыештыру эшләре узды. Катнашучылар көче белән каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды, 200 куб.м артык корыган һәм аунап яткан агач калдыклары черетү өчен күчләргә өеп куелды.

Әлеге акциянең максаты, урман фондының санитар хәлен яхшырту белән берлектә, урман янгыннары барлыкка килү куркынычын киметүдән дә гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International