Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 07 маендагы 204 номерлы указына ярашлы рәвештә, дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм оешмаларына 2024 елда күбесенчә үзебезнең илдә җитештерелгән программа тәэминатын куллануны тәэмин итәргә кирәклеге билгеләнде.
2023 елның 27 ноябрендә «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУ, Социаль программаларга ярдәм фонды һәм ICL компаниясе арасында өч яклы килешү имзаланган. Килешү «Astra Linux Special Edition» махсус билгеләнештәге операцион системасының лицензияләрен куллану хокукларын дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, шулай ук аларның ведомство карамагындагы учреждениеләргә тапшыруны күздә тота.
Югарыда әйтелгәннәр нигезендә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ тарафыннан эш урыннарын Astra Linux операцион системасына күчерү буенча эш оештырылды.