Атмосфера һавасын саклауның көнүзәк мәсьәләләре турында семинар

2024 елның 17 мае, җомга

16 майда «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре «Атмосфера һавасын саклауның көнүзәк мәсьәләләре. «Эколог» сериясе программа чаралары» темасына семинарда катнаштылар.

Чарада катнашучыларга атмосфера һавасын саклау өлкәсендә кулланыла торган норматив документларны аңлаттылар, санитар-саклык зоналары һәм җыелма исәп-хисаплар алып бару турында сөйләделәр.

Семинарда шулай ук Роспотребнадзорның ТР буенча һәм Идел-Кама төбәкара идарәсе вәкилләре дә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International