Шимбә көнне, 4 майда, «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы» истәлекле акциясендә катнаштылар.
Һәлак булган сугыш геройлары истәлегенә Лаеш муниципаль районы Боровое Матюшино поселогы янында чыршы, нарат һәм карагай үсентеләре утыртылды.
Чараны оештыручы булып «Экология» илкүләм проекты кысаларында, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә, «Хәтер бакчасы» АКО, Җиңү полководецларының хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тора.