Лабораториянең Идел-Кама бүлеге хезмәткәрләре түләүле нигездә халык өчен су пробаларына анализлар үткәрә. Иң кирәкле анализ – коелардан, скважиналардан һәм суүткәргечләрдән алынган эчәр суның гомуми катылыгы.
Гомуми катылык эчә торган суның сыйфатын билгеләүче мөһим күрсәткеч булып тора. Ул катылыкка йогынты ясый торган тозлар: нитратлар, хлоридлар, магний карбонатлары, бикарбонатлар, сульфатлар, кальций сульфидлары булуына бәйле.
Заказчылар китергән су пробалары лабораториядә 24 сәгать эчендә анализлана. Катылыкны үлчәү өчен су пробасын трилон Б эремәсе белән титрлауга нигезләнгән ысул кулланыла.