2023 ел өчен баланс комиссиясе утырышы һәм 2024 елның I кварталы нәтиҗәләре

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Валерьевич Шадриков рәислегендә «2024 елның I кварталында «Татарстан Республикасы Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ баланс комиссиясе утырышы» булып узды. Киңәшмәдә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ һәм ТР ЭТРМ хезмәткәрләре катнашты.

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ эшчәнлеге турындагы докладлар белән директор урынбасары-баш геолог Р.Г.Төхвәтуллин, директорның аналитик эшчәнлек буенча урынбасары А.Ф.Вилданов, төзелеш буенча директор урынбасары А.С.Полюшков һәм баш бухгалтер А.Р.Айнетдинова чыгыш ясады.

Докладчылар тыңлаучылар өчен җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге башкарылган эшләр, лаборатория эшчәнлеге һәм атмосфера һавасы торышына исәп-хисап мониторингы системасын алып бару, су мөнәсәбәтләре өлкәсендә федераль программаларны үтәү барышы һәм учреждениенең 2023 елгы һәм 2024 елның I кварталындагы финанс-икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисаплар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International