«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләрен бүләкләү

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бүген экология министры Александр Валерьевич Шадриков «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ  хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, әйләнә-тирәлекне саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен лабораториянең үзәк бүлеге башлыгы Андрей Бодяжин – Россия Табигать ресурслары министрлыгының «Табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе, Идел-Кама бүлеге белгече Эльмира Ишмөхәммәтова «Татарстан Республикасы табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Намуслы хезмәте, җир асты байлыкларын өйрәнүе һәм минераль-чимал базасын яңартуы өчен каты файдалы казылмаларны өйрәнү бүлеге башлыгы Анастасия Ахиярова  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Даниил Гыйльванов, Айсылу Сибгатуллина һәм Айрат Хәмитов Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International