Александр Шадриков: «Самосыр чүплеген рекультивацияләгәннән соң, без бу районда һава сыйфатына карата шикаятьләр алмый башладык»

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасында хөкүмәт эше турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда, РФ премьер-министры Михаил Мишустин, аерым алганда, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге карарлар турында сөйләде. Ул «Экология» илкүләм проекты кысаларында бөтен ил буенча тупланган 200ләп экологик зыян объектының юкка чыгарылуы турында әйтте. 

Алар арасында – республиканың Түбән Кама районы Прости авылындагы чүплек, шулай ук Минзәләдә чүп полигонын һәм Казандагы Самосыр чүплеген рекультивацияләү. «Бу – тупланган зыянның иң зур объектлары, – дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. – Самосыр полигонын бетерү буенча эш 2023 елда тәмамланды, аның гомуми бәясе 872 млн сум тәшкил итте».

Республиканың Табигать министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, Самосыр чүплеген рекультивацияләү бурычы, беренче чиратта, Казан халкы тарафыннан куелган. «2021 елда гына да безнең Министрлыкка һава сыйфаты турында 300дән артык шикаять килде. Әлеге объектны өч ел эчендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм федераль Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән тормышка ашыра алдык. Проект Россия вице-премьеры Виктория Абрамченконың югары бәясен алды: ул аның бөтен ил өчен флагман булуын билгеләп үтте. Без полигонны рекультивацияләүдә кулланган технологияләр илнең башка төбәкләрендә дә кулланылыр, дип ышанам».

Проектны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе дип Александр Шадриков халыкның иминлеген саный. «Самосыр полигонын рекультивацияләп бетергәч, Казанның бу өлешендә яшәүчеләрдән һава сыйфатына карата шикаятьләрне алмый башладык», – ди ул. Министр «Чиста ил» урынына «Генераль өмә» килүе турында искәртте. Каты көнкүреш калдык полигоннарын рекультивацияләү бу федераль проектка керми. Һәр полигонның хуҗасы бар һәм рекультивация бурычлары эксплуатацияләүче оешмага беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International