«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ, дәүләт йөкләмәсе кысаларында, республиканың Югары Ослан районында яшәүчеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү өчен эзләү-бәяләү эшләрен алып бара. 28 мартта белгечләр, Никольское торак пункты янындагы чишмәләрне гидрологик тикшерү, шулай ук бораулау комплексы урнашкан урынга рекогносцировка маршрутын үтәү максатыннан, урынга чыктылар.