Һөнәри берлек әгъзаларының йомгаклау җыелышы

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

ТР экология һәм табигать ресурслары тармагы хезмәткәрләре һөнәри берлеге иҗтимагый оешмасы 2022 елда аның әгъзаларының социаль-хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һәм вәкиллек итү өчен оештырыла. Аның составына Экология министрлыгы һәм «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре кертелде.

20 мартта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында һөнәри берлек әгъзаларының хисап җыелышы узды. «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә аша катнаштылар. Һөнәри берлек рәисе Ю.В.Николаева оешманың 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук һөнәри берлек әгъзалары биргән сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International