«ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча республика цифрлы мәгълүмат банкын алып бару» дәүләт йөкләмәсе буенча эш алып бара. Цифрлы платформа буларак Россиянең NextGIS QGIS программа продукты кулланыла.
14 мартта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында цифрлы мәгълүмат банкы проектында эшләү буенча территориаль идарәләр белгечләрен укыту үткәрелде. Интерактив картада катламнар, кадастр функцияләре, координаталы гамәлләр һәм карталар төзү өчен база функцияләре каралган. Алынган сорауларга җаваплар бирелде. Бу продукт экологлар тарафыннан вакытлы һәм аларга эштә ярдәм итүче дип танылган.