2024 елда, әйләнә-тирә мохит объектлары торышына мониторинг үткәрүнең расланган программасына ярашлы рәвештә, «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең үзәк бүлеге Казансу елгасының Һәм Зәңгәр күлләр системасының җир өсте суларының гидрохимик торышын күзәтәчәк. Әлеге мониторинг Зәңгәр күлләр системасының экологик торышын тикшерү чарасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Лаборатория хезмәткәрләре җир өстендәге суларның һәм төп утырмаларының торышын тикшерәчәк. Ел дәвамында даими мониторинг 7 контроль ноктада су сыйфатының 22 күрсәткече буенча узачак.