Халыкара хатын-кызлар көнендә без һәрвакыт иң якын һәм кадерле хатын-кызларыбыз – әниләребезгә, ханымнарга, туташларга мәхәббәт, рәхмәт һәм соклану хисләрен белдерергә омтылабыз.
Мөлаем хатын-кызлар, Сезгә һәрвакыт яратылып, үз-үзегезгә ышаныч белдереп, гүзәл һәм сөйкемле булып яшәвегезне телибез. Тормышыгызда мәңгелек яз булсын, кояш балкысын, кошлар сайрасын, ә көннәрегез якты һәм болытсыз булсын. Елмаю, шатлык һәм яхшы кәеф Сезгә!