4 мартта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Валерьевич Шадриков хезмәткәрләр белән киңәшмә үткәрде. «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ коллективы видеоконференцэлемтә аша катнашты. Киңәшмәдә «2024 елга дәүләт йөкләмәсен үтәү барышы турында» дигән доклад белән директор М.М.Вәлиев чыгыш ясады.
Шулай ук киңәшмә кысаларында министр Россия Федерациясе Президентына сайлау узачагы турында да искә төшерде һәм хезмәткәрләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын актив катнашырга чакырды.