Җир асты суларын мониторинглау – геологик мохитнең торышын бәяләү һәм аның табигый һәм техноген факторлар тәэсирендә үзгәрешләрен фаразлау максатыннан мәгълүматны даими күзәтү, җыю, туплау, эшкәртү, анализлау һәм гомумиләштерү системасы.
«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ белгечләре ай саен Казан шәһәре территориясендә җир асты сулары дәрәҗәсен үлчәп торалар. Бу мәгълүматны җыю һәм анализлау алда торган язгы ташуга фаразланган кыйммәтләрне алырга мөмкинлек бирә.
Ел нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүмат идарә карарлары кабул итү өчен мәнфәгатьле дәүләт органнарына җибәрелә.