15-16 февральдә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан эзләү гидрогеологик скважиналарында җир асты сулары дәрәҗәсен режимлы күзәтү өчен урынга чыктылар. Карлы җирләр буенча скважиналар урнашкан урынга хәрәкәт итү өчен кар машинасы кулланылды. Киләсе мониторинг март аена планлаштырылган.