Идел аръягы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан су объектларын мониторинглау

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Идел аръягы бүлеге ай саен Карлы, Зөя, Идел, Үләмә, Бәрле елгаларында су объектларының сыйфатын мониторинглый.

Суның сыйфатын билгеләүче иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – аммоний ионы. Табигый суларда аммоний ионы булу аксым матдәләренең, азот кушылмаларының биохимик таркалу процессы белән бәйле. Суда аммоний ионының югары булуы аның тәм сыйфатларын начарлатырга һәм кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Суда аммоний ионнарының масса концентрациясен билгеләү спектрофотометр кулланып, фотометрик ысул белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International