Җир асты суларын чыгару өчен лицензия алуда ярдәм

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Су – һәркемгә кирәк булган иң мөһим табигый ресурсларның берсе. Җитештерү объектларын, бакчачылык ширкәтләрен, коттедж поселокларын, балалар лагерьларын һәм шифаханәләрне һ.б. тәэмин итү өчен икътисадый яктан (ә кайвакыт бу –бердәнбер чишелеш юлы) җир астыннан, ягъни бырауланган скважинадан алынган судан файдалану максатка ярашлырак. Бу очракта оешма «Су чыгару максатларында җир асты кишәрлегеннән файдалану хокукына лицензия» алырга тиеш, шулай итеп, законлы рәвештә су чыгару гамәлгә ашырыла һәм күзәтчелек органнары штрафларыннан азат итә. Лицензиатка карата барлык таләпләр һәм табигатьтән файдаланучыга кагылышлы  җаваплылык чаралары турында «Җир асты байлыклары турында» 1992 елның 28 февралендәге 2395-1 номерлы законда язылган.

Объектны су белән тәэмин итү файдалы гына түгел, законлы да булсын өчен нишләргә? «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ Татарстан Республикасында җир асты суларын чыгару өчен  лицензия алу өчен кирәкле геологик юнәлешле документларны әзерли.

Җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензия алу өчен кирәкле барлык документларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы битендә таба аласыз

https://eco.tatarstan.ru/file/pub/pub_3043753.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International