Әйләнә-тирә мохит объектларының торышын күзәтү

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2024 елга әйләнә-тирә мохит объектларының торышын мониторинглау буенча эшләрнең план-графигын раслады. Ел дәвамында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясе хезмәткәрләре тарафыннан республиканың бөтен территориясендә җир өстендәге табигый сулар, атмосфера һавасы, туфрак һәм төптәге утырмалар кебек әйләнә-тирә мохит объектларына карата даими мониторинг үткәреләчәк.

Әйләнә-тирә мохит торышы турында алынган мәгълүматлар әйләнә-тирә мохиттә пычраткыч матдәләр күләменең үзгәрүен анализлау, фаразлар төзү һәм мониторингны оптимальләштерү буенча киңәшләр бирү өчен кулланыла, алар үрнәк алуның ешлыгына бәйле вакытка үзгәрешләр кертүне, үрнәкләрне сайлап алуның яңа нокталарын өстәү һәм, мониторинг үткәрүнең актуальлеген югалту сәбәпле, әлеге нокталарда үрнәкләр сайлап алу нокталарын төшереп калдыруны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International