ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында катнашу

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

23 гыйнварда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Александр Валерьевич Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышын үткәрде. 2023 елда Министрлык эшенә йомгак ясауга багышланган утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Утырыш кысаларында сынау проектлары күргәзмәсе узды, анда «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ директоры Марс Вәлиев кунаклар игътибарына оешманың экология һәм геология өлкәсендәге эшчәнлеге һәм су мөнәсәбәтләре өлкәсендә РФ аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында презентация тәкъдим итте. Үзенең чыгышында ул шулай ук Татарстан Республикасында атмосфера һавасының пычрану күләмен исәпләү турында сөйләде һәм 2023 елга йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International