2024 елда «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Ивановский авылында Сумка елгасы үзәнен чистарту» программасы буенча эшләр дәвам итәчәк. 2023 елда елганың 800 метрдан артык үзәне чистартылган, агымдагы елга 500 метрдан артык өлешен чистарту планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, әлеге проектның максаты – Ивановский авылын Сумка елгасы сулары белән су басудан саклау. Чистарту нәтиҗәсендә үзәннең су үткәрү сәләте арта, ул киләчәктә җирле фаунага һәм флорага уңай йогынты ясый.