Хөкүмәт комиссиясен төзү Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү өчен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә.
Карар проектында Идел һәм Дон елгалары бассейны су хуҗалыгы комплексларын үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясен төзү күздә тотыла, аның составына Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Табигать министрлыгы, Россия Энергетика министрлыгы, Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Транспорт министрлыгы, Россия Финанс министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Росреестр, Росморречфлот, Росрыболовство, Росгидромет, Росводресурсы, Росприроднадзор һәм Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы вәкилләрен кертү күздә тотыла.
Әлеге комиссия Идел һәм Дон елгалары бассейннарында аз сулы шартларда баланслы су куллану шартларын булдыруга, Идел-Кама каскады сусаклагычларының һәм Цимлянск сусаклагычының су бирүен сезонда тармаклар буенча яңадан бүлү мәсьәләләрен хәл итүгә, язгы чорда Түбән Иделне суландыруның оптималь режимнарын планлаштыруга һәм билгеләүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрү максатларында төзелә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы су ресурсларын рациональ куллану юнәлешендә конструктив тәкъдимнәр кертте.
Татарстан Республикасыннан Росводресурсы җитәкчесе, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменә мөрәҗәгатьләр җибәрелде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Куйбышев сусаклагычында су аз булу мәсьәләсе Вячеслав Викторович Володин рәислегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, шул исәптән Дәүләт думасының Экология, табигать ресурслары һәм әйләнә-тирәлекне саклау комитеты тарафыннан каралды, анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков су ресурсларын куллануга максималь экономияле якын килү турында сөйләде.