«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан 2023 елда «Татарстан Республикасы торак пунктларында атмосфера һавасының газлылыгы артуга сәбәпче булган пычрану чыганакларын ачыклау өчен атмосфера һавасы торышына исәпләнгән мониторинг системасын алып бару» буенча йомгаклау эшләре төгәлләнде.
Инвентаризация нәтиҗәләре буенча «Эколог-Город» системасының программа комплексы форматында автотранспорт агымнарыннан пычраткыч матдәләр чыгару параметрлары мәгълүматларының компьютер базасы актуальләштерелде. Автотранспорттан чыккан пычраткыч матдәләрнең таралуы буенча исәп-хисаплар башкарылды. Шулай ук, автомосфера һавасына пычраткыч матдәләрне чыгару буенча исәпләнгән нормативлар һәм чыгарылган матдәләр инвентаризациясе нигезендә, предприятиеләр һәм оешмаларның атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару параметрларының җыелма мәгълүмат базасы актуальләштерелде.
Актуальләштерелгән мәгълүмат базалары нигезендә атмосфера һавасының пычрануын күзәтүче стационар постлары челтәрен үстерү, контрольдә тотыла торган пычраткыч матдәләр исемлеген киңәйтү һәм пычраткыч матдәләрнең норматив концентрациясенә ирешү максатыннан матдәләр чыгаруны киметү буенча тәкъдимнәр әзерләнде. Башкарылган эш турында йомгаклау хисабы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына тапшырылды.